Туган телгә багышланган мәгълүмат сәгате (12+)

21 февраль көнне 5 нче санлы китапханәдә Л.Б. Васильев исемендәге Кама автомеханика техникумы студентлары һәм 9 нчы урта мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары өчен Туган телгә багышланган мәгълүмат сәгате узды. 

родной язык
IMG_0613

Яшь буын вәкилләре күзаллауларын киңәйтә, төрле халыкларның тел культурасы, үзенчәлеге һәм рухи мирасы белән таныша алды. Танылган классик язучыларның туган тел турында нәрсә әйтүе турында белде. Алып баручы балаларга туган телнең уникаль бер күренеш булуы: анда яманы да, изгесе дә янәшә яшәве һәм үрелеп баруы турында сөйләүче легенданы бәян итте. 

Мәгълүмат сәгате вакытында китапханә кунаклары үзләштерү өчен иң җиңел тел һәм юкка чыга баручы телләр турында белде. Әзерләнгән видео презентацияләр балаларга Татарстан Республикасының ике дәүләт теле турында кызыклы мәгълүмат алырга, татар теле грамматикасын һәм рус теле турында 20 кызыклы һәм көтелмәгән фактларны искә төшерергә ярдәм итте.  

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: